РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы: Авыл ФАПларына дару сату рөхсәт ителә

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Моның өчен ФАПларның дару сату лицензиясе булырга тиеш.

Кануннардагы үзгәрешләргә караганда, 2022 ел башыннан авыл медицина хезмәткәрләренә җирле ФАПларда һәм амбулаторияләрдә дару сату рөхсәт ителә. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән "Российская газета" хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, дару препаратларын сату өчен ФАПларда лицензия булырга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко төбәкләргә авыл ФАПларының лицензия алу процессын тизләтергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International