Хөрмәтле Баулы халкы! Кадерле якташлар! Сезне якынлашып килүче 2022 ел белән чын күңелдән котлыйм!
Яңа елны без якты өметләр белән каршы алабыз. Алда безне әле бик күп истәлекле вакыйгалар көтә. Киләсе ел уңай үзгәрешләр, яңа уңышлар елы булсын.
Яңа 2022 ел бусагасында без узган елга нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә планнар корабыз.
Узып баручы ел мөһим, кызыклы вакыйгалар белән тулы булды. Бу киеренке эш, һөнәри уңышлар, җитди карарлар вакыты иде. Без куелган максатларга бергә бардык, уртак проблемаларны хәл иттек, район һәм республика иминлеге хакына бергәләп эшләдек.
Бергәләп без тагын да зур нәтиҗәләргә ирешә алырбыз дип ышанам!
Кадерле баулылар!
Бу бәйрәм көннәрендә сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!
Яңа ел котлы булсын!