Баулы үзәк район хастаханәсе стационарының "кызыл зонасында" эшләүче медикларга РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиевтан яңа ел бүләкләре тапшырылды. Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм үзәк хастаханә баш табибы Глеб Алексеев аларны Яңа ел белән тәбрикләделәр.
Чараны уздыруда «Яшьләр дөньясы» күп профильле яшьләр үзәге каршындагы иреклеләр хәрәкәте активистлары, шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең Баулы җирле бүлекчәсе активы ярдәм итте.