Чемпионат Казан шәһәрендә 23-26 декабрь көннәрендә узды.
Безнең спортчылар лаеклы чыгыш ясадылар һәм призлы урыннар яуладылар.
Беренчелек җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйбыз:
Ринас Әхмәдиев, 5000 м дистанцияне үтеп, 1нче урынны алды.
Гладков Вячеслав 3000 м дистанциядә 1нче урын яулады, ә 1500 м дистанциядә - 3 нче урын.
Әхмәтшин Омар 2000 м дистанцияседә шулай ук 1 нче урынны алды.
Сидоров Олег дистанцияне 1500 м - 2 нче урын. Төхбатуллин Камил (2000 м) - 4 нче урын.
Сидорова Оксана 1500 м дистанциядә - 3 нче урын алды.
Валитова Луиза 1500 м дан 2 нче урынга чыкты.
Ә Төхбатуллин Фәнил 400 м дистанциядә 1 нче урынны яулады.