Санитар - Бавдагы эпидемиологик вәзгыять яхшыра

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Бүген чираттагы аппарат киңәшмәсендә районның COVID-19 һәм ОРВИ белән чирләүгә бәйле санитар-эпидемиологик хәл турында мәгълүмат җиткерелде. 

Агымдагы елның 27 декабренә Баулы районы буенча барлыгы 144 короновирус инфекциясе йоктыру очрагы теркәлгән. 

Соңгы ике атнада вирус йоктыруның лаборатор расланган биш очрагы ачыкланган. Хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы беренчел диагнозы 6-12 декабрьдә 84 кешедә расланган, 13-19 декабрьдә - 33 очрак, 20-26 декабрьдә - 25 очрак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International