Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе бергә гражданнарны кабул итәләр

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны уртак кабул итү практикасы дәвам итә.

27 декабрьдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе республика муниципаль районнарында яшәүчеләрнең сорауларына онлайн җавап бирәчәк.
 
Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә  алдан ук ☎(843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең Иҗтимагый ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яки кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International