Ял көннәрендә "Эд-Эм" сәүдә үзәгендә үзмәшгульләр өчен ярминкә узды.
Ярминкәдә Баулы, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрләреннән 15 эшмәкәр катнашты.
"Үзмәшгульләр өчен Яңа ел ярминкәләрен" Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм фонды оештыра.
Ярминкәдә Баулылар уенчыклар, бизәнү әйберләре, агачтан, гипстан һ.б. эшләнмәләр сатып ала алдылар.