Баулы районы хакимияте башлыгы ветераннар белән очрашты

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

17 декабрьдә район Советы утырышы залында Баулы муниципаль районы хакимияте башлыгы Ильяс Гозәеров ветераннар хәрәкәте активистлары белән очрашты.

Бәйрәм алды җылы атмосферасында йомгаклар ясалды, мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу булды һәм 2022 елга бурычлар куелды. Бүгенге көндә Баулы районында 60 яшьтән өлкәнрәк 9264 кеше яши.

Ветераннар советы рәисе Марат Гобәйдуллин кыскача гына ветераннар оешмасы эше турында сөйләде.

Ветераннар советы әгъзасы Альбина Хәлиуллина катнашучыларга актив тормыш позицияләре, битараф булмаулары һәм барлык чараларда катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Ул залда утыручыларга алда торган конкурслар, республика масштабындагы фестивальләр турында мәгълүмат бирде. 

Ветераннар белән очрашуга районның төрле службалары җитәкчеләре чакырылды. Социаль яклау идарәсе начальнигы Светлана Аджалова федераль яки республика дәрәҗәсендә билгеләнгән төрле социаль ярдәм турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International