Баулыда яңадан терапия бүлеген ачтылар

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Баулы үзәк район хастаханәсенең 2 нче терапия бүлеге яңадан терапевтик бүлек буларак ишекләрен ачты. Соңгы ел ярым ул "Кызыл зона" буларак эшләгән иде.

Ике көн эчендә биредә җентекләп эшкәртү, дезинфекция үткәрелде. Мендәрләр һәм матраслар әлегә эшкәртүдә, чөнки алар бик күп, ә юрганнар кер юу бүлмәсендә юыла. 

Палаталар пациентларны кабул итәргә әзер.

Бүгенге көндә гинекология һәм инфекция бүлекләре элеккечә "кызыл зона" булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International