9 декабрьдә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Баулы районы буенча казначылык департаментының Территориаль бүлегендә учреждение хезмәткәрләре белән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган очрашу узды. Очрашуда Баулы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альбина Нәҗмиева «2015-2023 елларга Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасы белән таныштырды. Очрашуда катнашучылар мәнфәгатьләр конфликтына, сайтларга һәм керемнәр турында декларацияләр тутыруга кагылышлы сораулар бирделәр.