Бүген М.Җәлил исемендәге Мәдәният йортында Баулы районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча муниципаль комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.
Комиссия утырышында Гүзәров Ильяс Исмәгыйль улы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе вәкиле Мансуров Илдар Гайсар улы, Баулы муниципаль районының “Мәгариф бүлеге” МКУнең тәрбия эше буенча методисты Рудковская Юлия Ивановна, “Идел-Вятскуправтодор” ФКУның юл хуҗалыгы әйдәүче эксперты Мостафин Илнур Равил улы, “Главтатдортранс” ДКУ эшләренең сыйфатын контрольдә тоту һәм кабул итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Дәүләтгәрәев Әлфир Альфред улы чыгыш ясадылар.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын, шул исәптән 2019-2021 елларда җәяүлеләр куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында Баулы муниципаль районында җирле бюджет акчалары исәбеннән түбәндәге чаралар башкарылган: җәяүлеләр киртәләре - 1700 м, ясалма тигезсезлекләр - 58 данә, юл билгеләре 371 данә куелган, тротуарлар 7265 кв.м., 6 тукталыш павильоны урнаштырылган. Ел саен җәяүлеләр һәм горизонталь юл билгеләре ясау, чокырларны тигезләү һәм урам юлларына капиталь ремонт ясау эшләре башкарыла.