Баулы егете Дублинда кросс буенча Европа чемпионатында катнашачак

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Берничә Россия спортчысы спорт чарасында ил данын яклаячак.

Баулыда туып-үскән Ринас Әхмәдиев 12 декабрьдә Дублинда узачак кросс буенча Европа чемпионатында катнашачак. Бу хакта спортчы үзенең Instagram ында хәбәр итә. Ринас 10 километр дистанциягә йөгерәчәк.

Россиядән чарада барлыгы 9 спортчы катнашачак.

Фото: Instagram да Ринас Әхмәдиев блогы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International