Районда янгынга каршы җайланмаларны 2016 елда ук урнаштыра башладылар. Бу чорда биш мең тирәсе җайланма урнаштырылган.
Белгеч сүзләренчә, бер җайланма 40 кв. м га исәпләнгән, ләкин аларны һәр бүлмәдә урнаштыру яхшырак. Электр приборлары аеруча күп урнашкан урында урнаштыру зарур.
Прибор әз генә төтенне дә сизеп ала, шулай ук кайчакта үз корпусында тузан күп туплануга да реакция бирә.