Баулы районында «Снегоход» операциясе уза

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

6-26 декабрь көннәрендә Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе Баулы районында үзйөрешле машиналарны куллану процессында тикшерәчәк.

Белгеч 20 көн эчендә үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклаячак. Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге баш дәүләт инженеры-инспекторы Руслан Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, теркәү күрсәткечләренә, машиналарны теркәү кагыйдәләрен үтәүгә, техник тикшерүне вакытында үткәрүгә һәм машина йөртүченең тиешле рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы булуга аерым игътибар биреләчәк.

 Бүгенге көндә районда 1269 бер. үзйөрешле техника теркәлгән. Шул исәптән ел башыннан 704 берәмлек техника техник хезмәт күрсәтү узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International