Әгәр балигъ булмаган балалар салым салынырга тиешле үз мөлкәтенә ия булса, бу очракта салымнар түләүне балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре буларак, ата-аналар башкаралар.
Үз балаңны ата-ананың шәхси кабинетына кертү өчен түбәндәгеләр кирәк:
Беренчедән, баланы Шәхси кабинетка тоташтырырга. Моны паспорт һәм бала туу турындагы таныклык белән теләсә кайсы салым органына мөрәҗәгать итеп эшләп була.
Икенчедән, ата-ананың шәхси кабинетында "Профиль" бүлегендә "Семейный доступ" вкладкасында кулланучыны, ягъни үзенең балигъ булмаган баланы өстәргә (баланың шәхси кабинетына сорау җибәреп).
Һәм инде ахырда, баланың шәхси кабинетына күчеп һәм тиешле төймәгә басып, җибәрелгән гарызнамәне кирәк.