Татарстан Кыш Бабае кунакларны QR-код белән генә кабул итә

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Вакцинация турында сертификаты булмаганнар коймак белән сыйлана ала.

Кыш Бабай резиденциясе 4 декабрьдән кышкы сезон ача, дип хәбәр ителә "Леса Чудес" паркының Instagramдагы рәсми аккаунтында.

Билгеләп үтелгәнчә, Кыш Бабай янына керү өчен Ковидка каршы вакцинация турында QR-код яки медотвод турында белешмә бирү таләп ителә.

Шул ук вакытта парк территориясенә кергәндә вакцинация турындагы документлар кирәкми. Монда кунакларны күңел ачу чаралары, коймак белән сыйлану һәм башка шатлыклы мизгелләр көтә.

Фото: Instagram tatar.moroz

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International