Баулылы авыл туризмы гидларының беренче мәктәбендә катнашты

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Киң күләмле чараны «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ оештырдылар.

Анда туризм һәм сервис өлкәсе хезмәткәрләре, event-менеджерлар, туристик продуктлар булдыру белән кызыксынган КФХ башлыклары, шулай ук кунакчыллык өлкәсендә проектлар авторлары катнашты.

Белем бирү программасы 26 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр «Идел» яшьләр үзәгендә узды.

Укуда “Яшьләр дөньясы” күппрофильле яшьләр үзәге каршындагы “ТР Аграр яшьләр берләшмәсе” Баулы бүлекчәсе рәисе Елена Дәүләтова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International