29 ноябрь көнне иреклеләрне Җиңү һәм Хезмәт даны паркында, шулай ук үзәк шәһәр мәйданында очратырга мөмкин булачак.
“Яшьләр дөньясы” күппрофильле яшьләр үзәге каршындагы иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге активистлары Баулыда Татарстан Дәүләт флагы көнен бәйрәм итүгә багышланган “Триколор” яшьләр патриотик акциясен уздырачак.
Иреклеләр баулыларны Татарстан Дәүләт флагы көне белән котлаячак һәм ТР триколоры белән тасмалар бүләк итәчәк.