Баулыда Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

24 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Аналар көненә багышланган бәйрәм концерты оештырылды.

Шәһәрнең барлык әниләрен Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гозәеров Ильяс Исмәгыйль улы котлады. Бер төркем күп балалы әниләргә Баулы муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Концерт иң кадерле кешегә - әнигә мәхәббәт һәм рәхмәт хисләре белән сугарылган иде.

Баулы районында 465 күп балалы гаилә яши, аларда 1486 бала үсә. Районда 60 гаилә 82 баланы тәрбиягә алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International