Коррупция җәмгыятьнең үсешен җимерә, икътисадый һәм сәяси процессларны тоткарлый. Бу хакта бүген “Иҗтимагый тормышта коррупция” чарасы барышында сөйләделәр, чара Баулы муниципаль районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Иҗтимагый ярдәмчесе Лилия Фәхриева катнашында узды.
Катнашучылар коррупция белән бәйле хокук бозуларны профилактикалау турында да, башка хокук бозулар турында да фикер алыштылар. Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альбина Нәҗмиева районда башкарылучы эшләр турында җентекләп сөйләде. Аерым алганда, "Ачык Татарстан", "Халык контроле, "Халык экспертизасы", "Электрон балалар бакчасы" сервислары һәм башкалар турында.