22 ноябрьдә 4нче гимназиядә Баулы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе А.А. Нәҗмиева 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен "Коррупциягә каршы көрәш методлары" темасына класс сәгате үткәрде. Альбина Нәҗмиева балаларны “Коррупциягә каршы тору турында” 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән “коррупция”, “террорчылык” төшенчәләре белән таныштырды.