17 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр Казан шәһәрендә 2007 елгы егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Беренчелектә 96 кыз һәм 118 малай катнашкан. Баулы районыннан Хәмитова Аделина бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткәне: ул парлы разрядта һәм катнаш парлы разрядта 2 урыннар, шулай ук ялгыз разрядта 3 урын алган. Галиева Ралина парлы разрядта 3 урын яулаган.