Туган телләр һәм халык бердәмлеге елында Баулы районы туган як музее республикада тел күптөрлелеген саклауга ярдәм итүгә юнәлтелгән проектларны һәм чараларны тормышка ашыруга исәпләнгән Татарстан хөкүмәтенең грантлар конкурсында җиңүче булды.
Туган якны өйрәнү музее "Татарстан Республикасында яшәүче халыклар телләрендә иң яхшы чара" номинациясендә катнашты.
- Грант программалары - иҗади планнарны, проектларны гамәлгә ашыру өчен яхшы мөмкинлек. Шуңа күрә без аларда катнашырга тырышабыз. Мәсәлән, грант акчасына Фәнис Яруллина музее экспозициясе булдырылды, - дип сөйләде Краевед музее директоры Ирина Бадуртинова. - Быел без өч бәйгедә катнашабыз. Беренчесендә без җиңүчеләр рәтендә булдык.
Ирина Алексеевна сүзләренчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру кысаларында Фәнис Яруллинның "Йолдызлар эзлибез" - "Йолдызлык" әсәрләре буенча балалар театр фестивале уздырылачак.