21 ноябрь көнне универсаль спорт залында 8-11 яшьлек балалар арасында күрсәтмә бәйгеләр һәм 12-13 яшьлек балалар арасында киокусинкай буенча Баулы муниципаль районы беренчелеге узды.
Турнирга Татарстан шәһәрләреннән, шулай ук Пенза, Ульяновск, Самара һәм Октябрьский шәһәрләреннән 320 дән артык катнашучы җыелды. Ярышлар барлык санитар нормаларны үтәп узды, универсаль залга кергәндә килүчеләрне QR-кодлар булуга тикшерделәр.
Барлык катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина сәламләде.
Спортчылар ике татамида көрәште. Баулы шәһәреннән 30 бала катнашты. Алар - тренерлар Ильяс Сәдретдинов һәм Владимир Селиванов укучылары.