"Яшьләр дөньясы" яшьләр үзәге яшь эшмәкәр мәктәбенең бушлай дәресләренә чакыра.
Дәресләрдә укытуның актив ысуллары - презентация, дискуссияләр, тренинглар, тәҗрибәле эшмәкәрләр һәм экспертлардан мастер-класслар һәм интенсивлар кулланылачак. Укучыларны Баулы районында эшләүче эшкуарлар белән очрашулар һәм аларның предприятиеләренә экскурсияләр көтә.
Дәресләр “Яшьләр дөньясы” күппрофильле яшьләр үзәге каршындагы “Ватан” яшьләр клубында үткәрелә.