Хокукый мәгълүмат порталында Татарстан Хөкүмәтенең агымдагы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә чикләүләрне катгыйландыру турындагы карары барлыкка килде.
Агымдагы елның 22 ноябреннән шәһәр һәм шәһәр яны юлларында пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы транспорт чараларында 18 яшьтән өлкәнрәк пассажирлар "COVID-2019" инфекциясенә каршы вакцинация узуын раслый торган шәхси QR-кодларны яки соңгы алты айда ковид белән чирләүне раслаучы белешмәне күрсәтергә тиеш булачак.
Тулырак: https://pravo.tatarstan.ru/npa_kabmin/post/?npa_id=870086