Җиңү һәм Хезмәт даны паркының йомгаклау этабы булып зур агач утырту булды. Паркның бөтен периметры буйлап 80ләп эре үсенте утыртылачак.
«Омега» җәмгыятенең эшләр җитештерүчесе Рәшит Кәримуллин әйтүенчә, мондый зур чараларны көз көне, ягъни шушы вакытта утыртырга кирәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, парк периметры буйлап шулай ук өянке, тополь, чыршы, алмагач декоратив спирея, балан, сирень, барбарис, гортензия кебек агачлар һәм куаклар утыртылган.