Баулыда яшәүче 95 яшьлеген билгеләп үтә

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Бүген Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, хезмәт ветераны Август Ефимова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Район башлыгы исеменнән олы юбилее белән аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина котлады. Ул Август Ивановнага бүләк тапшырды һәм традиция буенча ил президентының котлау открыткасын тапшырды.

Юбилярны элеккеге җитәкчесе Кәрим Корбанов та тәбрикләде.

"Ул үз вакытында минем начальнигым иде, - дип елмаеп каршы алды аны Август Ивановна . - Таләпчән, әмма яхшы җитәкче булды, аның белән җиңел эшләдем".

Август Ивановна күп еллар “Баулынефть” идарәсе системасында маляр булып эшләгән, пенсиягә чыккач, тагын 10 ел шәһәр музеенда хезмәт куйган. Аның гомуми хезмәт стажы 43 елдан артык. Үзенең намуслы хезмәте өчен ул медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International