Әлеге җиһаз аз гына төтен чыкканда да эшли башлый.
Аларны барлык фатирларда да урнаштырырга киңәш ителә, дип хәбәр итте бүген Баулы районы җитәкчелеге белән очрашуда 109 нчы янгын часте җитәкчесе Илдар Галиев.
"Кешеләр хәбәр итүче җайланманы үз фатирларында үз исәбенә урнаштыра ала. Алар аз гына төтен чыканда да эшли, сигнал тавышы йоклап яткан кешеләрне уятырга, шул рәвешле гражданнарны фаҗигадән коткарырга мөмкин ", - дип мәгълүмат бирде Галеев.