Җиңү һәм Хезмәт Даны паркын реконструкцияләү тәмамланды

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Паркны реконструкцияләү өч этапта узды - ул 2020 елның маенда башланды. 2021 елда гомуми мәйданы 83 500 квадрат метр булган паркны төзекләндерү эшләре тулысынча төгәлләнде.

«2020 елның февралендә без кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы тирәлек булдыру буенча бөтенроссия иң яхшы проектлар конкурсында катнаштык, 70 миллион сум күләмендә грант оттык, - дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров. - Агымдагы елда паркны реконструкцияләү эшләре төгәлләнде. Район һәм шәһәр җитәкчелеге инвесторларга паркны уртак финанслауда рәхмәт белдерә, алар тарафыннан яшелләндерү, обелискларны ремонтлау һәм Мәңгелек ут монументын ремонтлау, шулай ук инженерлык коммуникацияләрен алыштыруга 21 миллион 500 мең сум акча бүлеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International