Баулыда яңа спорт мәйданчыгы төзиләр

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда инде берничә ел спорт мәйданчыкларын төзү буенча махсус республика программасы эшләп килә. Чираттагы волейбол мәйданчыгы тиздән «Нефтьче» спорт комплексы территориясендә барлыкка киләчәк.

Волейбол мәйданчыгы әле берничә ел элек төзелгән баскетбол мәйданчыгы янында урнашачак. Аңа кварц комы түшәләчәк, аны Самара өлкәсеннән алып кайтачаклар. Баулы районында спортны үстерү бүлеге җитәкчесе Илдар Әхмәтҗанов әйтүенчә, хәзерге вакытта “Нефтьче” спорт комплексы территориясендә эшләр бара.

Сүз уңаеннан, мондый урам спорт мәйданчыклары безнең районда 2015 елдан бирле төзелә. Алар Баулының аскы өлешендә (Калинин урамы), 1нче спорт мәктәбе янында, “Карлыгач” балалар лагере территориясендә, шулай ук 15 авылларда: Исергәп, Александровка, Новозареченск, Покров-Урыстамак һәм башкалар бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International