Соңгы елларда үзара салым акчасына авыл җирлекләрендә шактый эшләр башкарыла. Яңа Чүте авылында шундый акчалар хисабына быел 550 метр озынлыкта юл салынды.
"Башта юлның нигезен ныгыттык. Моның өчен без иске кибет һәм ферма биналарын сүткәннән соң калган таш һәм кирпеч калдыкларын кулландык, - дип аңлатты Салих авыл җирлеге башлыгы Заһид Галләметдинов. - Әгәр дә без вак таш-ком катнашмасын кайтарсак, бу суммага сыеша һәм юлны тулысынча төзекләндерә алмас идек».
Авыл җирлеге башлыгы сүзләренә караганда, 2021 елда 198 кеше 39600 сум җыйган. Үзара салым күләме балигъ булган һәр кешедән 200 сум тәшкил иткән. Авыл халкы җыйган һәр сумга республика бюджетыннан дүрт сум акча бүлеп бирелде.
«Үзара салым акчасыннан тыш, без авылдашыбыз Айдар Гафуровның ярдәмен һәрвакыт тоябыз. Бу юлы да ул гравий алып килергә техника бирде, - дип өстәде Заһидә Галләметдинов.
Авторы: Индира Сәйфуллина.