19 ноябрь көнне Баулы шәһәре, Энгельс урамы, 44 йорт адресы буенча «Милосердие» үзәгендә (утырышлар залында) 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне узачак. Чарада Баулы муниципаль районы башкарма комитеты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге, халыкны социаль яклау бүлеге, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте, Баулы суд приставлары бүлеге, адвокатлар һәм нотариуслар катнашачак.