Татарстан Росреестры күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча туры эфир уздырачак

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

12 ноябрьдә, законнардагы үзгәрешләрне исәпкә алып, күчемсез милекне теркәү буенча Инстаграмда чираттагы туры эфир булачак.

Онлайн-чара күчемсез милекне рәсмиләштерү белән шөгыльләнергә җыенган гади гражданнарга да, күчемсез милек базарының профессиональ катнашучыларына да, мәсәлән, риелторларга да файдалы булачак.

Аны үткәрү вакытында түбәндәге темалар каралачак:

- күчемсез милек өлкәсендәге законнарда төп яңалыклар;

- күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан алынган белешмәләр: кемгә һәм ни өчен кирәк алар, ничек һәм нинди рәвештә соратып алырга.

Әлеге һәм башка сорауларга Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең инвестиция проектлары буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Александр Абдуллин һәм Кадастр палатасының мәгълүматлар әзерләү бүлеге башлыгы Лилия Сәйфиева җавап бирәчәк.

Туры эфирны ТР риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садреев үткәрәчәк.

Үз сорауларыгызны инде хәзер үк Инстаграм челтәрендә Татарстан Росреестрының rosreestr_tatarstana рәсми аккаунтына җибәрә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International