Бүген Баулыда онлайн-форматта «Җәлил укулары» Халыкара әдәби конкурсының район этабы узды.
Былтыр район турында 110 кеше катнашкан булса, быел 200 гә якын. Иң кечесенә - 3, иң өлкәненә - 46 яшь. Иң яхшы эшләр конкурсның зона турына җибәреләчәк.
Чара Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге тарафыннан мәгариф бүлеге һәм үзәк китапханә белән берлектә оештырылды. Оештыручылар, конкурсантларга видео әзерләүдә ярдәм иткән өчен, «Баулы-информ» мультимедиале редакциясенә рәхмәт белдерә.