14 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы комитеты ярдәмендә Бөтенроссия экологик диктанты узачак.
Экодиктант тест форматында узачак, аңа 25 сорау керә. Биремнәр катлаулылык буенча 4 категориягә бүленгән:
- 12 яшьтән кечерәк балалар,
- 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр,
- профильле белемсез яисә экология өлкәсендә тәҗрибәсез өлкәннәр,
- профильле белемле яки экология өлкәсендә тәҗрибәсе булган өлкәннәр.
Узган ел республикадан 16 226 кеше катнашты, шул исәптән 11 195 укучы. Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә катнашучылар саны һәм җиңүчеләр саны буенча (4 772 җиңүче) 1 урынны алды.
Тулырак мәгълүмат: https://экодиктант.рус/.