Курс 2021 елның 15 ноябреннән 10 декабренә кадәр үтәчәк. Аның кысаларында катнашучыларга бизнес-процесслар аудитын, белем бирү программасын оештыруны һәм уздыруны, чит профильле экспертларны җәлеп итеп консультация бирүне үз эченә алган комплекслы хезмәтләр күрсәтеләчәк.
Курсны узу нәтиҗәсе буенча һәр катнашучыга компаниядә хәлне яхшырту буенча бәяләмә һәм тәкъдимнәр әзерләнәчәк, шулай ук чит профильле экспертлардан бизнес үсеше өчен инструментлар эшләү һәм гамәлгә кертү буенча шәхси консультацияләр биреләчәк. Әлеге курска өстәмә рәвештә катнашучылар бизнес белән идарә итү өлкәсендә белемнәрне актуальләштерүгә юнәлдерелгән 7-модульле интенсивда белем ала алачак.
Курсларга www.bizadit16.ru сылтамасы буенча теркәлү мөмкин.
Элемтә өчен телефон: 8-900-325-33-51 - Артур Шустов, программа кураторы.