Ел саен 10 ноябрьдә Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан полиция бинасында Эчке эшләр министрлыгы ветераннарын хөрмәтләү булды. Россия Эчке эшләр министрлыгының ветераннар оешмасы юбилей медальләре белән эчке эшләр органнарында 25 елдан артык хезмәт иткән эчке эшләр ветераннарын: Хәмит Зәйнагытдинов, Нуриман Шәнгәрәев, Илшат Хәләпов, Рәшит Нуриәхмәтов, Рәйхан Садыйков һәм Алексей Шевелёвны бүләкләделәр.