Башкарма комитет җитәкчесе Ильяс Гозәеровнең Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлавы

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Хөрмәтле хезмәткәрләр, эчке эшләр органнары ветераннары!

Эчке эшләр хезмәткәрләре көне уңаеннан, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.

Сез тормышыгызны мөһим һәм җаваплы эшкә - гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, җәмәгать тәртибен саклауга, җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышладыгыз. Катлаулы, әмма игелекле эшегезне сез намус белән башкарасыз. Сезнең оперативлыкка һәм һөнәри осталыкка кеше тормышлары һәм язмышлары бәйле. Лаеклы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм.

Үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, эшегездә зурдан-зур уңышлар телим.

Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Исмәгыйль улы Гозәеров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International