Баулы Водоканалы су бирү нигә тукталып торуын аңлатты

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Предприятие хәзер су күләмен арттыру өстендә эшли.

Су бирү тукталып тору үзәк суүткәргечтәге аварияләргә, шулай ук Миңнегол сусаклагычында ремонт эшләрен башкаруга бәйле.

«Бездә 10 скважина бар, ике скважинага перфорация ясала - чистартыла, өрдертелә,  бу суның күләмен арттыра. Шулай ук скважинадагы насос агрегаты да алыштырыла.  Бу эшләрнең барысы да су күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк", - дип аңлатты "Водоканал" предприятиесе директоры Рафаэль Шәймәрданов.

Авторы: Айгөл Идиятуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International