Табиб Баулының йогышлы авырулар госпиталендәге вәзгыять турында сөйләде.
Район җитәкчелеге белән очрашуда үзәк район хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев билгеләп үткәнчә, массакүләм госпитализация хәзер юк, әмма вируслы үпкә ялкынсынуы буенча хәлләр киеренке булып кала бирә.
"Бер атна эчендә 25 пациент хастаханәгә озатылган. Хәзер стационарда 69 баулылы, тагын 203 кеше амбулатор дәвалана ", - дип мәгълүмат бирде Глеб Алексеев.
Табиб сүзләренә караганда, кызганычка каршы, бу атнада госпитальдә тагын биш баулылы вафат булган. Үлгән пациентлар - нигездә өлкән яшьтәге кешеләр, дип билгеләде Алексеев.
Баш табиб халыкка Ковидка каршы вакцинация уздыру кирәклеге турында искәртте.
"Бер атна эчендә районда Covid-19 каршы прививканы 825 кеше ясаган. Хәзерге вакытта беренче компонент белән прививка13 860 баулылыга ясалды, - дип хәбәр итте Алексеев.
Авторы: Евгений Леванова.