ТР Роспотребнадзоры предприятиеләр хезмәткәрләре прививка ясатуын тикшерә башлаячак

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

9 ноябрьгә кадәр оешмаларда вакцинаның һичъюгы беренче компоненты белән барлык хезмәткәрләр дә вакциналаштырылырга тиеш.

11 октябрьдән Татарстан Республикасында кайбер категория гражданнар өчен Covid-19дан мәҗбүри вакцинация кертелде. Мәҗбүри вакцинация түбәндәгеләр өчен мәҗбүри: 60 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк кешеләр, медицина, мәгариф һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре, транспорт оешмалары һәм энергетика, сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр. Шулай ук бу хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренә дә кагыла: чәчтарашханә, мунча, спорт учреждениеләре, көнкүреш хезмәтләре, сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектлары, банклар, почта, такси, кәрәзле элемтә салоннары, ТКХ өлкәсе оешмалары.

Моннан тыш, музейлар, кино, концерт һәм күргәзмә заллары, китапханәләр, ял итү һәм күңел ачу үзәкләре, балалар лагерьлары, туризм өлкәсе, ММЧ хезмәткәрләре, даруханә, ветеринария клиникалары, кунакханәләр, автосервислар, вузлардан һәм сузлардан читтә җитештерү практикасын узучы студентлар мәҗбүри вакцинация уза.

ТР баш санитария табибы Марина Патяшина кул куйган карар нигезендә, 9 ноябрьгә кадәр алар вакцинаның беренче компонентын, ә 2021 елның 7 декабренә кадәр - икенче компонентын ясатырга тиеш.

Татарстан Республикасы Роспотребнадзорында билгеләп үтүләренчә, 10 ноябрьдән үк инде республика предприятиеләрендә тикшерүләр башланачак.

"Коллективларда хезмәткәрләрнең кимендә 80%ы прививка ясаткан булырга тиеш. Башкаларның вакцинация килешмәү турындагы белешмәләре булырга тиеш, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең Баулы районындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Галина Алатырева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International