Сыйфат атнасы

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Бөтендөнья сыйфат көне ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә. 2021 елда ул 11 ноябрьгә туры килә.

Бөтендөнья сыйфат көненең максаты продукциянең һәм хезмәтләрнең югары сыйфатлы булуының әһәмиятен арттыруда, шулай ук сыйфат проблемасына игътибар җәлеп итүгә юнәлтелгән эшчәнлекне активлаштыруда. Чөнки сүз кеше һәм әйләнә-тирә мохит өчен товарлар куркынычсызлыгы турында гына түгел, ә кулланучылар ихтыяҗларын һәм өметләрен канәгатьләндерү турында да бара.

Сыйфат проблемасы - дөньядагы әйдәп баручы илләр икътисадында иң өстенлекле проблемаларның берсе. Сыйфат төшенчәсе заманча цивилизация кыйммәтләре, тормыш сыйфаты беләе бәйле: ә бу әйләнә-тирә мохитне саклау да, кешенең физик сәламәтлеге дә, психологик уңайлылыгы да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International