“Зур этнографик диктант-2021” халыкара агарту акциясе 3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр офлайн һәм онлайн-форматта узачак һәм гадәттәгечә Халыклар бердәмлеге көненә багышланачак.
Диктантта теләге булган һәркем катнаша ала. Биремнәр 3 ноябрь көнне Зур этнографик диктантның рәсми сайтында басылачак. Алар тест рәвешендә булачак һәм 30 сорауны үз эченә алачак. Диктантны үтү вакыты - 45 минут.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллин сөйләгәнчә, Баулы районында зур этнографик диктант офлайн-форматта өч мәйданчыкта узачак. Диктантны 3 ноябрьдә 2 нче шәһәр мәктәбендә - 10.00 сәгатьтә; Исергәп мәктәбендә - 10.30 сәгатьтә; Потап-Томбарлы мәктәбендә - 11.00 сәгатьтә язарга мөмкин булачак. Анда QR-кодлы район халкы катнаша ала.
Авторы: Ләйсән Галимова.