2022 елның гыйнварыннан «Балалы гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» Федераль законда билгеләнгән, социаль яклау органнары тарафыннан бирелә торган социаль ярдәм чараларын күрсәтү вәкаләтләре Россия Федерациясе Пенсия фондына тапшырыла.
Шул рәвешле, түбәндәге пособиеләр билгеләү өчен: йөклелек чорында һәм бала тапканнан соң бирелүче пособие, бала туганда бер тапкыр бирелүче пособие, йөклелек чорында, йөклелек һәм бала тудыру буенча отпуск чорында эштән азат ителгән хатын-кызларга түләнүче пособие, бала карау өчен ай саен түләнә торган пособие, йөклелек һәм бала табу буенча отпуск чорында, оешмалар бетерелүгә, физик затлар тарафыннан индивидуаль эшкуарлар сыйфатында эшчәнлекне туктатуга, хосусый практика белән шөгыльләнүче нотариуслар вәкаләтләре туктатылуга һәм адвокат статусын туктатуга бәйле рәвештә эштән азат ителгән затларга;
мәҗбүри социаль иминләштерелергә тиеш булмаган затларга вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек очрагында, шул исәптән көндезге бүлектә белем алучыларга бала тугач та бер мәртәбә бирелә торган пособие һәм һәм ана булуга бәйле рәвештә бала карау буенча айлык пособие;
хезмәткә алынган хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер мәртәбә бирелүче пособие;
хезмәткә алынган хәрби хезмәткәрләрнең балаларына ай саен бирелә торган пособиеләр артыннан
2022 елның гыйнварыннан Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.