Баулылы «Татарстан Республикасының иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе» бәйгесенең зона этабында бүләкле урын алды

2021 елның 29 октябре, җомга

Баулы районының “Яшьләр дөньясы” күппрофильле яшьләр үзәге каршындагы “Пегас” спорт-патриотик юнәлешле яшүсмерләр клубының картинг буенча педагог-тренеры Азат Арсланов “Татарстан Республикасының иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе” конкурсының зона этабында катнашты һәм республиканың 12 районы вәкилләре арасында җиңүчеләр исемлегенә керде. Бәйгенең зона этабы Җәлил бистәсендә узды. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казанда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International