Татарстан Республикасы оператив штабы: чикләү чаралары 7 ноябрьдән соң да дәвам итәчәк

2021 елның 29 октябре, җомга

Моннан тыш, ноябрь уртасында коронавирус белән бәйге вәзгыять аркасында яңа чикләүләр кертеләчәк.

Татарстанда 30 октябрьдән кертелә торган чикләүләр 7 ноябрьдән соң да дәвам итәчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

Спикер шулай ук 15 ноябрьдән республикада, авыру таралуга бәйле рәвештә, түбәндәге яңа чикләүләр кертеләчәген билгеләп үтте:  цирклар, кинотеатрлар, мәдәни һәм спорт чараларына бару өчен QR-код кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International