Районның җиде шәһәр һәм өч авыл мәктәбендә мәгариф оешмаларының террорчылыкка каршы яклануы кысаларында өстәмә видеокүзәтү камералары урнаштыру төгәлләнеп килә.
Балалар өйдә булганда яки ишегалдында йөргәндә, аларның куркынычсызлыгы өчен әти-әниләр җавап бирә. Ә алар мәктәптә чакта аларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен белем бирү учреждениесе җаваплы.
Куркынычсызлык чараларын тәэмин итү өчен хәзер мәктәпләрдә яңа үткәрү системасы эшли. Балалар махсус җайланмага электрон үткәрү картасын куеп, турникет аркылы узалар. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә хәбәр итү җайланмасы урнаштыру бара.