ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы: вакцинация турында ялган сертификат өчен гражданга бер елга кадәр арест яный

2021 елның 29 октябре, җомга

Коронавирустан вакцинация турында сертификат хәзер рәсми документ булып тора, ялган саертификат өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр.

Шул рәвешле, фиктив сертификатны сатып алу һәм саклау "ялган документ саклау" дип саналачак. Әлеге маддә буенча җәза 1 елга кадәр кулга алынуны күздә тота.

Әгәр дә медик пациент өчен ялган сертификатны рәсмиләштерүгә җәлеп ителгән икән, табибның гамәлләре вазыйфаи җинаять буларак бәяләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International