Баулы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге актуаль вакансияләр турында хәбәр итте

2021 елның 29 октябре, җомга

9 ай нәтиҗәләре буенча Баулы районында эшсезлек буенча күрсәткечләр Татарстан Республикасы буенча уртача күрсткечләрдән кимегән. 

Баулы районында эшсезлек дәрәҗәсе акрынлап кими бара. Әгәр 1 нче октябрьдә эшсезлек буенча исәптә 215 кеше булса, бу ай ахырына эшсезләр саны 187 тәшкил иткән. Бу хакта “Баулы-информ” редакциясенә Баулы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәген эшкә урнаштыру бүлегенең әйдәп баручы инспекторы Ольга Морозова хәбәр иткән.

Баулы районында җыештыручылар, дворниклар, төзекләндерү эшчеләренә ихтыяҗ зур. Шулай ук транспорт өлкәсендә һәм гражданнарның куркынычсызлыгын һәм аларның милкен яклау өлкәсендә хезмәткәрләр (полиция, каравылчылар, тикшерүчеләр) таләп ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International